Актанышта киләчәктә медиа мәктәп булдыру турында фикер алыштылар

«Татмедиа» генераль директоры Шамил Садыйков Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов белән очрашты.

(Актаныш, 9 март, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Язның беренче бәйрәме «Актаныш-информ» үзәге өчен аеруча истәлекле булды. Оешма дәрәҗәле кунаклар кабул итте. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков район башлыгы Энгель Фәттахов белән эшлекле очрашу уздырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Очрашуда Актанышта киләчәктә медиа мәктәп булдыру, балалар һәм яшьләр өчен интернет челтәрендә, басма матбугатта туган телдә конкурентлыкка ия контент ясау хакында, «Актаныш-информ» ның матди-техник базасын ныгыту һәм бинаны төзекләндерү юнәлешендә дә фикер алыштылар.

Соңгы көннәрдә генә «ТАТМЕДИА» АҖнең ярдәме белән «Актаныш авазы» телевидениесе 2 млн 500 мең сумлык техник яңарыш кичерде. Әлбәттә, бу җирле телевидениегә тулы күәткә һәм сыйфатлы эшләргә зур этәргеч бирә. Шулай ук, медиа мәктәп булдыруда да ныклы нигез булып торачак.

Җитәкчеләр бәйрәм уңаеннан Актаныш телевидениесы кызларына чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.