Кайбыч ягы музеена җитәкче хатын-кызларны җыйдылар

Музейга әле беренче тапкыр гына килүчеләр дә барлыгын истә тотып, иң элек экскурсия үткәрелде.

(Кайбыч, 9 март, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары», Луиза Сөнгатуллина). Кайбыч районында 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бик матур очрашу узды. Анда төрле оешмаларда ун елдан артыграк җитәкче булып эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннарын һәм хәзерге вакытта җитәкче булып эшләүче хатын-кызларны кунакка чакырганнар иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

— Язның беренче бәйрәме алдыннан сезнең белән музейда очрашуыбызга бик шатбыз. Бүгенге бәйрәм — җир шарындагы иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Дөнья хатын-кызларга таяна, ышана һәм киләчәктә дә аларга зур өметләр баг лый, — диде музей директоры Илдар Шакиров. — Һәркайсыгызга шат, көләч йөзле булуыгыз ны, тормышта авырлыклар алдында куркып калмыйча, аларны җиңә белүегезне телим. Якыннарыгызның хөрмәтен тоеп, яратып, яратылып яшәргә язсын.

Музейга әле беренче тапкыр гына килүчеләр дә барлыгын истә тотып, иң элек экскурсия үткәрелде. Музейдагы стендлар, экспонатлар аша без Бөек Ватан сугышы еллары каһарманнары, ТАССР үсешенә зур өлеш керткән хезмәт батырлары, яңа Кайбычны сафка бастыруда армый-талмый эшләүчеләр, аның бүгенгесе өчен тырышучы фидакарьләр белән дә таныштык.

Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев җитәкче хатын-кызларга тирән рәхмәтен белдерде. Илдар Шакиров гармунын сузып җибәрде, әниләр турындагы җырларга барыбыз да кушылдык. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән бирелгән хризантемалар, музейдагылар бүләге бәйрәм кәефен тагын да күтәреп җибәрде.