Бөгелмә районында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан халык кәсепләре белән таныштырдылар

Алар арасында зәркән сәнгате, алтын тегү, күн мозаикасы, тамбур чигүе, туку, агач эшкәртү, киез итек басу бар.

(Бөгелмә, 9 март, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бөгелмә районы Акбаш күп функцияле үзәгендә Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган «Татарстан Республикасының халык кәсепләре» дип аталган тематик программа тәкъдим ителде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бөгелмә районында халык һөнәрчелеге буенча чара һәм киез итекләр басу буенча мастер-класс узды. Акбаш авылы халкы мастер-класста бик теләп катнашты. Алар арасында зәркән сәнгате, алтын тегү, күн мозаикасы, тамбур чигүе, туку, агач эшкәртү, киез итек басу бар.

Катнашучылар заманча осталарның эшләрен күреп, ата-бабаларының көнкүреше, чигүле паласлар, чигүле ашъяулыклар, кулдан үрелгән келәмнәр кебек әйберләр белән танышты, коры ысул белән итек басу буенча мастер-класста да катнашты.