Актаныш районы башлыгы ветераннар йортында хатын-кызларны бәйрәм белән котлады

Алар яшьтәшләренең чыгышларын аеруча җылы кабул итте.

(Актаныш, 9 март, «Татар-информ», «Актаныш таңнары», Рузилә Хәсәнова). Аскы Актанышның ветераннар йортында гүзәл затларыбыз хөрмәтенә бәйрәм чарасы уздырылды. Биредә Аскы Актанышта, Әҗәкүлдә, Актанышның үзендә яшәүче активистлар җыелды. Хатын-кызларны бәйрәм белән тәбрик итү өчен район башлыгы Энгель Фәттахов та килгән иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Сезне ихлас күңелдән язның беренче бәйрәме белән тәбрик итәм. Сезгә исәнлек-саулык, бәхет-шатлык телим. Киләчәктә дә бүгенгедәй дәртегез сүнмәсен. Шушылай матур җырларыгыз, дәртле биюләрегез белән сөендерегез. Сез районны төзүдә, авыр сугыш елларында, аннан соңгы авыр елларны төзекләндерүдә катнашкан буын. Сезгә чын күңелемнән рәхмәтемне җиткерәм», — диде Энгель Фәттахов.

Өлкәннәребез хөрмәтенә «Мирас» хор коллективының матур концерт программасы тәкъдим ителде. Алар яшьтәшләренең чыгышларын аеруча җылы кабул итте.

«Безнең ветераннарыбыз һәрвакыт актив тормыш белән яши. «Гәрәбә» клубына йөрүчеләр, «Мирас» хор коллективы гына да ни тора. Чыннан да, кайсы гына тармакны алып карасак та, анда хатын-кызларыбыз хезмәт куя. Без гүзәл затларыбызны бәйрәм белән тәбрик итәбез. Һәрвакыт шат йөзле, сәламәт булсыннар», — диде район ветераннар советы җитәкчесе Нурулла Нурлыев.