Татарстан синоптиклары томан һәм бозлавык турында кисәтә

Республиканың көнчыгыш районнарында буран булачак.
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 10 мартта, Татарстан территориясендә томан төшәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.Республиканың көнчыгыш районнарында буран һәм көньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил булачак.Татарстан юлларында бозлавык саклана.