Мәскәүдә Ризаэтдин Фәхретдин турында сөйләгәннәр

Чараны Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге һәм Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге оештырды.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Ризаэтдин Фәхретдин турында лекция узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Лекцияне Мәскәү Ислам университетының гуманитар фәннәр кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Фәрит Гәрәев укыды. Лекция татар мәгърифәтчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдингә багышланган иде.

Чараны Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге һәм Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге оештырды.