Казахстанда "Киленнәр парады"нда 300 хатын-кыз катнашкан

Әбиләр яшьләр белән тәҗрибә уртаклашкан, кызларны тукыма тукырга, йон эрләргә, чәч үрергә һәм башка күп һөнәрләргә өйрәткән.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Казахстанның Мангистауск өлкәсе Жынгылды авылында казах традицияләренә багышланган "Киленнәр парады" узды. Анда 300 хатын-кыз катнашкан. Бу хакта «Казинформ» агентлыгы хәбәр итә.

«Кыз балага дөрес тәрбия бирү бик мөһим. Нәкъ менә анадан кызга милли рухи, әхлакый һәм безнең тормыш коды тапшырыла һәм сакланыла», - диделәр оештыручылар.

Чарада киленнәр, кызлар һәм оныклар өлкән яшьтәге ханымнарга җылы сүзләр әйтте. Әбиләр яшьләр белән тәҗрибә уртаклашты. Кызларны тукыма тукырга, йон эрләргә, чәч үрергә һәм башка күп һөнәрләргә өйрәттеләр.

Оештыручылар бу чараны Актауда тагын да күбрәк катнашучылар белән үткәрергә планлаштыралар.