Татарстанда көненә 40 тонна итне тулаем эшкәртә торган цех ачылачак

Республикада узган ел 190 мең тонна кош ите җитештерелгән.

(Казан, 9 март, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бу көннәрдә "Яр Чаллы бройлер" оешмасы базасында кош итен югалтуларсыз, тулаем эшкәртү цехы ачылачак. Бу хакта бүген VI Бөтенроссия фермерлар форумында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, цех 40  тонна ит эшкәртә алачак.

Сүз уңаеннан, узган 2016 елда Татарстанда барлыгы 484 мең тонна ит җитештерелелгән.  Кош ите күләме исә 190 мең тонна тирәсе.