^Япония Илчесе "Сакура" Үзәге директоры Асия Садыйкованы бүләкләде

^Япония Илчесе "Сакура" Үзәге директоры Асия Садыйкованы бүләкләде

(Казан, 9 март, "Татар-информ", Диләрә Рәхимова). Япониянең Россиядәге Илчесе Иссей Номура Мәскәүдә рәсми резиденциядә "Сакура" Татар-Япония мәдәни-мәгълүмат үзәге директоры Асия Садыйковага "Үзара аңлашу һәм дуслыкны ныгыту өлкәсендә керткән өлеше өчен тирән ихтирам йөзеннән" Мактау грамотасы тапшырган.

Иссей Номура әфәнде хәзерге вакытта Казан өчен Япониянең бай тарихлы тугандаш шәһәрен эзләү эшләре алып барылуын ассызыклап үтте. Моннан тыш, 2005 елда Япония белән Россия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга 150 тулу уңаеннан уртак программа эшләү ниятләнә.