^Тырыш Ярославль татарларына эш агачы җимешләрне юмарт бирә

^Тырыш Ярославль татарларына эш агачы җимешләрне юмарт бирә

(Казан, 9 март, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). Ярославль шәһәре техник университетының 400 кеше сыйдырышлы залында Казанның 1000 еллыгына багышланган зур чара узды. Анда Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бүлек мөдире Фәрит Уразаев җитәкчелегендәге төркем дә катнашты.

Кичәдә шулай ук Ярославль өлкәсенең милләтләр эшләре буенча бүлек җитәкчесе А.Третьяков һәм шәһәр хакимияте вәкилләре дә бар иде. Биредә яшәүче милләттәшләребезне бәйрәм белән котларга күрше Кострома өлкәсе татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Хәсән Зарипов та килде.

Ярославльдә статистика мәгълүматлары буенча 12 мең татар исәпләнә. Ә биредә яшәүче татарлар үзләренең санын 40 меңгә якын дип саный. Менә шул милләттәшләребезне берләштереп, биредә 1994 елдан бирле “Дуслык” мөселман-мәдәни үзәге һәм соңрак оешкан татар милли-мәдәни мохтәрияте эшли. Әлеге оешмалар белән абыйлы-энеле Хәйруллиннар җитәкчелек итә. Кәлимулла Хәйруллин “Дуслык”ны оештырса, Нургали Хәйруллин татар милли-мәдәни мохтәриятен төзүдә башлап йөри. Бу милләтпәрвәр шәхесләр чыгышлары белән Чистай районының Каргалы авылыннан. Аларның тырышлыгы белән татар милли-мәдәни мохтәрияте өчен өч катлы бина алынган. Хәзер анда ремонт эшләре бара. Бу бинада татар ансамбле өчен сәхнә дә, дингә тартылган милләттәшләребезгә намаз уку бүлмәсе дә, якшәмбе мәктәбе өчен бүлмә дә бар. Тырыш милләттәшләребез 2004 елда “Татарстан” сәүдә йортын да оештырып җибәргән. Киләчәктә алар Татарстан белән элемтәләрне эшмәкәрлектә дә ныгытырга уйлый.