Нәниләр китапханәсе тагын бер әкиятләр китабына баеды

Нәниләр китапханәсе тагын бер әкиятләр китабына баеды

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Дания Моисеева). «Мәгариф» китап нәшриятында «Куян күчтәнәче» дигән әкиятләр китабы дөнья күрде. «Нәниләр китапханәсе» сериясендә татар һәм рус телләрендә чыккан бу басмада татар халык әкиятләре тупланган.

«Гөлчәчәк», «Кәҗә белән бүре», «Камыр батыр», «Шәрә бүре» һәм «Песәй» дигән әкиятләр сәнгать остасы Нияз Хуҗиәхмәтов рәсемнәре белән бизәлгән. Эре шрифт белән язылган бу китап балалар бакчалары өчен әзерләнгән.