^Казан 1000 еллыгына венгр-татар медицина лабораторияле булачак

^Казан 1000 еллыгына венгр-татар медицина лабораторияле булачак

(Казан, 9 март, "Татар-информ", Ирина Ксенофонтова). Казанда шәһәрнең 1000 еллыгына Венгрия-татар медицина лабораториясе ачылачак. Бу турыда бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның "Диагон" компанияләре төркеменең генераль директоры Йозеф Керн әфәнде белән очрашуда килешү төзелгән.

Безнең республика өчен генә түгел, ә Россия өчен дә пилот проект нечкәлекләре белән журналистларны ТР сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдинов таныштырды. Аның сүзләренчә, Венгрия ягы берничә миллион доллар сарыф итәчәк лаборатория Аурупа медицина стандартларына туры киләчәк. Биредә заманча җиһазларда инновацион медицина технологияләре ярдәмендә барлык анализлар да үткәреләчәк.

Хәзерге вакытта лабораторияне урнаштыру өчен урын эзләнә. Ул Казандагы төбәкара клиник-диагностика үзәге булырга мөмкин. Татарстан үз чиратында дәүләт заказының база программасы кысаларында лаборатория хезмәтләренә түләргә әзер.

Яңа лабораториядә Татарстан белгечләре белән венгрлар да эшләячәк. Шәһәрнең теләсә кайсы клиникасының яңа лабораториягә анализ өчен материаллар җибәрү һәм һәр авыруның анализ нәтиҗәләрен электрон почта аркылы оператив рәвештә алу мөмкинлеге булачак. Табиблар биредә башкарылган эшләр ИСО-9000 стандартына туры киләчәк дип ышандыра. Проектны тулысынча Венгрия ягы финанслаячак.

Бүгенге көндә "Диагон" компанияләре төркеме дөньяның 70 илендә уңышлы эшли. Казанда заманча медицина лабораториясе оештыру - аның Россиядә беренче проекты. Министр сүзләренчә, әгәр башлангыч уңышлы булса, киләчәктә мондый лаборатория Татарстанның нефть чыгаручы районнарының берсендә пәйда булачак. Моннан тыш, киләчәктә республикада лаборатория анализларын башкару өчен кирәкле Венгрия реактивларын җитештерү оештырылырга мөмкин. К.Зыятдинов сүзләренчә, әлегә бу мәсьәлә эшкәртелә.

Очрашуда Венгрия ягыннан - "Серволав" ҖЧҖнең башкарма директоры Йозеф Кашшаи, Татарстан ягыннан - ТР сәүдә һәм тышкы хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, ТР финанслар министры Радик Гыйзатулин, "Ак Барс" банкы Идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев, Төбәкара медицина клиник-диагностика үзәгенең генераль директоры Рашат Латыйпов һәм башкалар катнашты.