^8 мартта исерек йөртүчеләр гаебе белән ике кешенең гомере өзелгән

^8 мартта исерек йөртүчеләр гаебе белән ике кешенең гомере өзелгән

(Казан, 9 март, "Татар-информ", Фәрит Җиһангиров). 8 мартта Казанда исерек йөртүчеләр гаебе белән юл һәлакәтендә ике кеше үлгән.

Һәлакәт сәгать тугызынчыда Горький шоссесында теркәлгән. Залесный бистәсеннән килүче ВАЗ-21093 автомобиленең исерек йөртүчесе ВАЗ-21099 автомобиленә бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ВАЗ-21099 автомобиле йөртүчесе һәм ВАЗ-21093 автомобиленең пассажиры һәлакәт урынында үлгән, ә ВАЗ-21093нең йөртүчесе һәм ВАЗ-21099нең пассажиры җәрәхәтләнгән. 6-8 мартта Казанда барлыгы 23 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 27 кеше зыян күргән, ике кешенең гомере өзелгән. Юл-транспорт һәлакәте вакытында күпчелек йөртүчеләр исерек хәлдә булган.