news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ачык университет» курсында укытучылар квалификация күтәрү турында сертификат ала

2020 елда «Ачык университет»та яңа алты төрле курс эшли башлаган.

«Ачык университет» курсында укытучылар квалификация күтәрү турында сертификат ала
Гөлия Хәсбиуллина

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында узган матбугат конференциясендә «Ачык университет»ның 2020 елдагы нәтиҗәләре хакында сөйләделәр. Конференциядә әлеге проектның һәр курсы квалификацияне күтәрү ысулы булырга мөмкин икән әйтелде.

«Ачык университет» проекты менеджеры Зөһрә Вилданова әйткәнчә, 2020 елда алты курс оештырылган. 

  • «СөйләмSkills. Ораторлык осталыгы курслары»
  • «Гаиләдә татарча мохит»
  • «Татар дизайны»
  • «Акча белеме»
  • «График дизайн»
  • «Әдәби лаборатория»

«Ачык университет»та тормышка ашырыла торган курслар арасында иң популяр курс билгеләнде. Ул — «Мөгаллим. Татар теле укытуның заманча алымнары». Матбугат конференциясендә әйтелгәнчә, курсны укытучыларга квалификацияләрен күтәрү хакында таныклык бирелүе популярлаштырган.

«Әлеге курсны биш йөздән артык кеше узып сертификатлар алды. Курс азагында без электрон диплом һәм квалификацияне күтәрү таныклыгы бирәбез», — диде «Ачык университет» проектының IT координаторы Райнур Хәсәнов. Шулай ук конференциядә әлеге таныклыкны һәр үтелгән курстан соң алып булуы хакында әйтелде.

2020 елда «Ачык университет» курслары тулысынча онлайн форматка күчкән. Зөһрә Вилданова әйтүенчә, башта онлайн форматка күчү авыр булса, хәзер, киресенчә, очрашулар уздыру катлауланган. Кешеләр онлайн үткәрүне сорый, чөнки төрле районнардан, төбәкләрдән читтән торып белем алу мөмкинлеге арта. 

2020 елда «Ачык университет» сайтында 937 кеше теркәлгән һәм 486сы курсларны узган. Курсларны Univer.tatar сайтында узып була. Проектның оештыручысы — Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Курслар Бөтендөнья татар конгрессы һәм Яшьләр министрлыгы партнерлыгында эшләнә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100