“Салават күпере” торак комплексында 340 фатирлы йортны файдалануга тапшырдылар

Яңа йорт 18 катлы, 4 подъездлы, ә фатирларның гомуми мәйданы 19,8 мең кв.метр тәшкил итә.
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Александра Давыдова). Бүген “Салават күпере” торак комплексында 340 фатирлы йортны файдалануга тапшырдылар. “Татар-информ” хәбәрчесе тантаналы ачылышта булды һәм яңа фатирга күчүчеләр белән аралашты.Арсланов урамындагы 12/2 йортында социаль ипотекада катнашучылар – бюджет һәм предприятиеләре хезмәткәрләре яшәячәк. Бу турыда Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Подрядчысы – “Народный Дом” ҖЧҖ.Яңа йорт 18 катлы, 4 подъездлы, ә фатирларның гомуми мәйданы 19,8 мең кв.метр тәшкил итә. Яңа йорттагы барлык фатирлар да яшәү өчен әзер, электр плитәсе, су чистартучы фильтры, су һәм электр энергиясе счетчиклары, җылылык көйләү һәм янгын турында хәбәр итү приборлары куелган.Йортны тапшыру тантанасында Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры урынбасары Владимир Никифоров, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев, Казанның Киров һәм Мәсәкү районнары башлыгы урынбасары Наил Миңвәлиев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Хафиз Миргалимов, шулай ук “Народный дом” ҖЧҖ генераль директоры Рәшит Мөхәмәтшин катнашты.Алар яңа фатир хуҗаларын өй туйлары белән котлады, шулай ук йортның соңга калып тапшырылуы өчен гафу үтенде.