Алберт Кәримов татарстанлыларны гражданлык авиациясе көне белән котлады

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры тармак хезмәткәрләренең һәм ветераннарының һөнәри осталыгын билгеләп үтте.
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән республика гражданлык авиациясе хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.«Без Татарстан пилотларының һәм авиадиспетчерларының, бортпроводникларының һәм тармакның инженер-техник составының профессиональлеген югары бәялибез, шулай ук һөнәри бурычка тугрылык һәм эштә җаваплылык өчен рәхмәт белдерәбез», — диде министр.Күп дистә еллар дәвамында гражданлык авиациясенең барлык хезмәтләре пассажирлар йөртүне куркынычсыз һәм уңайлы тәэмин итә, нефть-газ тармагы һәм авыл хуҗалыгы, урман һәм янгын саклау, фәнни-тикшеренү һәм коткару экспедицияләре ихтыяҗлары өчен эшләрне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкара, дип билгеләп үтте Кәримов.Министр шулай ук гражданлык авиациясе хезмәткәрләренә һәм ветераннарына ирекле һәм ачык күк йөзе, яңа казанышлар, шулай ук нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләде.