9 февральнең төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Эдуард Ганиевны соңгы юлга озаттылар, “Җәлил укулары” бәйгесендә тавыш бирү этабы бара, Татарстанда 261,9 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган.
Татарның олы йөрәкле, милләтпәрвәр улы Эдуард Ганиевны соңгы юлга озаттылар / Эдуард Әнвәр улы Ганиевны Саратов өлкәсендәге Усть-курдем авылында татар зиратында җирләделәр.Журналист Фәрит Салихов "Сабантуй"дан - олы мәйданга" китабын чыгарган / Татар көрәшенә багышланган чираттагы китап дөнья күрде.Марат Әхмәтов: Язгы чәчү кампаниясенә техника әзерлеге уңышка зур йогынты ясый / Марат Әхмәтов сүзләренчә, чәчүлек кампаниясендә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч һәм культиватор, 650 чәчүлек комплектлары җәлеп ителәчәк.Алберт Кәримов татарстанлыларны гражданлык авиациясе көне белән котлады / Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры тармак хезмәткәрләренең һәм ветераннарының һөнәри осталыгын билгеләп үтте.Татарстанда 261,9 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган / Татарстан Хөкүмәте йортындагы киңәшмә Татарстанның барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.Әмирхан Еники яшәгән йортка быел истәлек тактасы куелачак / Бу эш белән Казан дәүләт университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты шөгыльләнә.Мәскәүдә Мәҗит Гафури исемендәге башкорт театры гастрольләре тәмамланды / Татарлар Штабы татар һәм башкорт халкын легендар театр спектакльләренә җәлеп итүдә актив катнашты.“Җәлил укулары” бәйгесендә тавыш бирү этабы бара / Онлайн тавыш җыю ысулы белән җиңеп чыккан финалистка «Халык мәхәббәте призы» тапшырылачак.Россия прокатына «Су анасы» әкияте буенча төшерелгән фильм чыга / Фильм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Яшел Үзәннең «Ника» фонды ярдәме белән төшерелгән.“Татар-информ” 300 килограммлы кабанны фотога төшергән өчен премия вәгъдә итә / “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” проектының яңа чыгарылышында Федор Батков уникаль авырлыктагы кабан турында сөйләде.Казанда “Россия чаңгы юллары” ярышында катнашучы иң өлкән кешегә 93 яшь иде / Чарада 20 меңгә якын кеше катнашты.“Салават күпере” торак комплексында 340 фатирлы йортны файдалануга тапшырдылар / Яңа йорт 18 катлы, 4 подъездлы, ә фатирларның гомуми мәйданы 19,8 мең кв.метр тәшкил итә.