Сукбай хайваннарны тоту һәм карау белән бәйле законнар үтәлеше ныклы контрольдә булачак

Урам хайваннарын тоту буенча эшне көчәйтү кирәклеге турында парламент утырышында фикер алыштылар.

(Казан, 9 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Йортсыз хайваннарны тоту һәм карау өлкәсендә закон үтәлешен контрольдә тоту зарур. Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты утырышында катнашучылар шул фикергә килде.

"Бу мәсьәлә бик әһәмиятле. Барлык районнарда закон буенча нәрсә кирәк, төгәл әйтегез. Кирәк очракта кисәтүләр языгыз. Моңа игътибар итәргә, бу сорауларга игътибарлырак карарга кирәк", - дип белдерде комитет рәисе Таһир Һадиев.

Депутат йортсыз хайваннарны тоту, карау белән бәйле законнар турында сөйләгәндә, бер яктан халыкның иминлеге, хайваннарның һөҗүменнән саклау, икенче яктан, хайваннарга миһербанлы мөнәсәбәт күздә тотылуын билгеләп узды.

2014 елның 1 гыйнварыннан сукбай хайваннарны тоту, тәрбияләү, санын контрольдә тоту вәкаләтләре җирле үзидарә органнарына тапшырылган. Моның өчен шәһәр һәм районнарга субвенцияләр бүлеп бирелә. Әмма кайбер районнарда субвенцияләр артуга карамастан, тотылган хайваннар саны кими. 2017 елда республикада тотылган сукбай хайваннар саны 14,8 процентка кимегән. 2017 елда 24 мең 429 баш тотылган, 2016 елда ул 28 мең 670 не тәшкил иткән.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, караучысыз калган урам хайваннары санын тиешенчә контрольдә тотмау, аларның һаман үрчи баруына юл кую халык арасында социаль киеренкелекне арттыра. Муниципаль берәмлекләрдә иясез хайваннарның көтүе белән йөрүенә зарланулар арта. Ел саен шундый 5 меңгә якын шикаять теркәлә. Мондый мөрәҗәгатьләрнең яртысы Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләренә карый. Казанда яшәүчеләр Новаторов урамы, 10 нчы йорт; Гадел Кутуй урамы, 151 нче йорт; Халтурин урамы, 7 нче йорт,;Оренбург тракты, 10 нчы йорт кебек урыннарда урам хайваннары җыелуына зарланган.

Любовь Авдонина хайваннарны тоту кимүе халыкның хайваннар тешләвенә зарлануы арту белән турыдан-туры бәйле булуын билгеләп узды. Бөгелмә, Алабуга, Спас, Алексеевск, Алабуга, Яшел Үзән, Чистай районнарында һәм Казан шәһәрендә шикаятьләр белдерүчеләр республика буенча уртача күрсәткечтән күпкә артык. «Сукбай хайваннар җыелуына территорияләрне карап тотмау, чүп контейнерларын вакытында бушатмау, чисталык сакламау сәбәп була. Караучысыз калган хайваннарны карап тоту өчен приютлар булдыру буенча проблема кала бирә», - дип Любовь Авдонина бары тик 6 шәһәр һәм районда гына приютлар булуын әйтте. Бу - Казан, Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән, Әгерҗе, Лаеш муниципаль районнары.

Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов урам хайваннарын тоту һәм санын контрольдә тотуны финанслау тәртибенә игътибарлы булу кирәклеген билгеләп узды. Бу эшләрне финанслау тәртибен ел да карарга кирәк, диде.

Казан шәһәре Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Альмир Корбанов, Татарстан законына хайваннарны теркәү буенча мәҗбүри таләпне кертергә кирәк, дип саный. "Шунсыз алга китеп булмаячак", - дип белдерде. Ул, шулай ук, Административ хокук бозулар турындагы кодекска хайваннарны куып чыгару өчен штраф кертү, өйдә эт тоту өчен мәҗбүри иминиятләштерү һәм салым кертү кирәк, дигән фикердә. "Дөрес, бу ярлылар кесәсенә сугу, әмма хайваннарны тоту көченнән килмәсә, кеше моңа алынырга тиеш түгел. Юкса, карый алмый башлагач, өйдән куып чыгаруның нәтиҗәләре начар", - диде Корбанов.

"Зоозабота" оешмасы вәкиле Лариса Фролова сүзләренә караганда, федераль законда йорт хайваннарын мәҗбүри теркәү дигән пункт юк, шуңа күрә әлегә бу мөмкин эш түгел. Аның фикеренчә, республикада хайваннарга чип куюны сынап карарга була. Куылган очракта, чип буенча ул хайванның каян куылганын белеп булыр иде, ди ул. Лариса Фролова йорт хайваннары тоткан өчен салым белән килешеп бетми. "Кайберәүләр аларны кызганып сыендыра. Миһербанлылык ягыннан да карарга кирәк",- ди ул.

Таһир Һадиев йомгаклап, бу проблемаларны системалы төстә хәл итәргә кирәк, дип белдерде.