Алексей Песошин Ютазы районы Советының йомгаклау утырышында катнашты

Утырыш Ютазы муниципаль районының узган елгы социаль-икътиади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2018 елгы бурычларга багышланган иде.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Ютазы районы Советының чираттагы утырышында катнашты. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Урыссу гимназиясе территориясендә узды һәм Ютазы муниципаль районының узган елгы социаль-икътиади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2018 елгы бурычларга багышланган иде. Утырышта төп доклад белән Ютазы муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев чыгыш ясады.

Кабул ителгән гадәт буенча, февральдә республиканың һәм муниципаль берәмлекләрнең узган елда социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясыйлар, диде Алексей Песошин. Аның сүзләренчә, мондый очрашулар файдалы. Алар күмәк эшкә нәтиҗә ясау, киләчәккә бурычлар билгеләү һәм аларны нәтиҗәле башкару мөмкинлеген бирә.

Татарстан Премьер-министры Баулы районында булуы һәм район Советының йомгаклау утырышында катнашуын әйтеп үтте. Урыссу бистәсендә торак фонды объектлары, урамнар, ишегаллары һәм җәмәгатьчелек киңлекләренең сыйфаты яхшырган, диде Алексей Песошин. Бистә гимназиясенең яңа бинасы - уңай якка үзгәреш үрнәге, дип билгеләп үтте Премьер-министр.

Песошин сүзләренчә, узган ел гомумән, республика, шулай ук Ютазы районы өчен катлаулы булды.  Финанс яктан акламавы, җиһазларның тузуы аркасында Урыссу ГРЭСын ябу турындагы карар кабул ителде. Бу шартларда республика җитәкчелеге тарафыннан социаль тотрыклылык һәм икътисадның ныклы үсешен саклау өчен төрле чаралар гамәлгә ашырылды.

Аннары Алексей Песошин кыскача гына 2017 елда Татарстанның икътисади үсеше нәтиҗәләрен әйтеп үтте. Татарстан илнең иң көчле төбәкләре унлыгына керә: авыл хуҗалыгы өлкәсендә - 3 нче урын, төп капиталга инвестицияләр буенча – 4 нче урын, сәнәгать җитештерүе, торак төзелеше - 5 нче, тулаем төбәк продукты - 6 нчы, ваклап сату әйләнеше 8 нче урында.

Алексей Песошин фикеренчә, Ютазы районына күрше төбәкләрнең, эре торак пунктларның (Октябрьск, Туймазы) якын булуы, уңайлы транспорт һәм тимер юл инфраструктурасы, үсеш алган сәнәгать өстенлек булып тора. Моннан тыш, районда яңа перспективалы предприятиеләр ачылды, алар яңа эш урыннары, тотрыклы һәм лаеклы хезмәт хакы, җирле бюджетка салым түләүләре бирә.

2015 елдан бирле Ютазы районында “Уруссу” сәнәгать мәйданчыгы эшли, 8 резидент-компания, 84 эш урыны булдырылган, дип билгеләп үтте Алексей Песошин.
Хәзер сәнәгать мәйданы инфраструктурасын үстерү буенча проект эшләнә, диде ул.

“Авыл хуҗалыгы – Ютазы районы өчен мөһим икътисад тармагы, - диде Алексей Песошин. – Гомумән, соңгы елда районның агросәнәгать комплексы уңай якка үзгәреш кичерә. Әмма авыл хуҗалыгы өлкәсендә район потенциалы тулысынча кулланылмаган”.

Терлекчелек буенча күрсәткечләрне арттыру зарур, 2017 елда районда мөгезле эре терлек баш саны кимү күзәтелгән.

“Авылны үстерүдә кече хуҗалыклар булдыру нәтиҗәле алым булып тора, диде Премьер-министр. Бүген республикада 445 мең шәхси хуҗалык һәм 4,7 мең чамасы фермерлык хуҗалыгы бар. Алар республикадагы терлекләрнең өчтән бер өлешен тәшкил итә һәм республика авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысы белән тәэмин итә.

Шулай итеп, Ютазы районында 17 гаилә фермасы уңышлы эшли. Районның кече хуҗалыклары сөт күрсәткечләре белән эре авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән алда бара.
“Хәзер сөт җыю бәясен билгеләү проблемалары бар. Сөткә бәя төшү Россия Федерацисенең бөтен территориясендә күзәтелә. Сөткә бәя сәясәте хәл ителер, дип ышанам”, диде ул.

Ул шулай ук, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан шәхси хуҗалыкларга бер вакытлы субсидияләр (савым сыерлары өчен 2-4 мең, савым кәҗәсе өчен – 1 мең) бирелү турындагы карар хакында әйтте. Бу максатларга 360 млн сум каралган.

2018 елда республика социаль программаларын гамәлгә кую дәвам итәчәк, алар 38, шул исәптә яңалары да булачак, диде ул.

Алексей Песошин Ютазы районында демография динамикасының түбән, салым буенча бурычлар булуын да билгеләп үтте.

“Бүген республика һәм ил алдында кискен чыгышлар саны артты. Шуңа күрә милләтара һәм конфессиара тынычлыкны һәм татулыкны, иҗтимагый-сәяси тотрыклылык саклау, экстремистик характердагы чыгышларга  бергәләп каршы тору - барлык татарстанлылар өчен дә мөһим”, - диде Татарстан Премьер-министры сүзен тәмамлап.

Аннары Ютазы районының хезмәт алдынгыларына Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләрен тапшырдылар.