9 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Казан Кремлендә галимнәрне бүләкләделәр, Лаеш районында медицина комплексы ачылды, Татарстанның иң яхшы көрәшчеләре билгеле булды.

Татарстанда нефтьче һәм табибларга фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премияләре тапшырылды/ Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов галимнәрне Казан Кремлендә бүләкләде.



Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында медицина эшләнмәләрен стерильләштерү комплексын ачты/ Предприятиедә 50дән артык яңа эш урыны булдырылачак.

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Халыклар ассамблеясенең алтын медаленә ия булды/ Парламент җитәкчесенә “Халыклар дуслыгы – Россия бердәмлеге” медале оешманың хисап-сайлау конференциясендә тапшырылды.



Аяз Гыйләҗевның 90 еллыгына Татарстан Милли музеенда зур күргәзмә оештырыла/ Күргәзмәдә Милли архив фондларында һәм Гыйләҗевлар гаиләсе архивында саклана торган фотолар, әдипнең шәхси әйберләре урын алган.



«Татмедиа» иң актив абунәчеләре арасында телевизор һәм цифрлы фотоаппаратлар уйнатты/ Бүләкләр уйнатуда иң актив 237 абунәче катнашты.



Биектауда Татарстанның иң яхшы көрәшчеләре бүләкләнде/ Быел бәйгегә Татарстан район һәм шәһәрләреннән, шулай ук күрше Башкортстаннан барлыгы 399 көрәшче килде.

Казанда Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куелачак/ 15 февральдә Герой шагыйрьне искә алу чарасына татар җәмәгатьчелеген чакыралар.