Юл-транспорт һәлакәтенең 70 проценты - җәяүлеләрне бәрдерү

Юл-транспорт һәлакәтенең 70 проценты - җәяүлеләрне бәрдерү

(Казан, 9 февраль, "Татар-информ", Диләрә Рәхимова). 8 февральдә Казан урамнарында 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларның җидесе - җәяүлеләрне бәрдерү.

Гадәттә Казанда бер тәүлектә 3-4 җәяүлене бәрдерү теркәлә, әмма 8 февраль мондый юл-транспорт һәлакәтенә "бай" булган. Ике очракта зыян күрүчеләр үзләре гаепле - 1928 елгы пенсионер якындагы транспорт каршына, ә яшүсмер исерек хәлдә тиешсез урында юл аркылы чыккан. Дүрт очракта машина йөртүчеләр һәлакәт урыныннан качкан. Бәхеткә каршы, зыян күрүчеләр җиңелчә җәрәхәтләр белән котылган.