«Мәхәллә» оешмасы казанлыларны җыелышка чакыра

«Мәхәллә» оешмасы казанлыларны җыелышка чакыра

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Дания Моисеева). Киләсе шимбәдә Казан шәһәренең «Мәхәллә» иҗтимагый оешмасы чираттагы җыелышын уздыра. Журналистлар йортында булачак бу җыелышта әлеге оешманың үзәген төзү һәм аның Устав кабул итү кебек мәсьәләләр турында сөйләшү каралган.

«Мәхәллә» оешмасы утырышында мәхәлләләр идеясен күтәреп чыгучы Тарих интитуты галиме, Ислам белгече Рәфыйк Мөхәммәтшин, Харис хәзрәт Салихҗан, галимнәр Мәхмүт Әхмәтҗанов, Солтан Шәмси һ.б. җәмәгать эшлеклеләре катнашырга тиеш. «Мәхәллә» оешмасы җитәкчесе Назыйф Хәмитов татар кешесе өчен зур әһәмияткә ия булачак бу җыелышка Казан мөселманнары һәм өлкән яшьтәге татар зыялылары да килер дип ышана.