Кырым татарлары Галишер Нәваине искә алды

Кырым татарлары Галишер Нәваине искә алды

(Симферополь, 9 февраль, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Бүген Кырым дәүләт инженерлык-педагогия университетында “Галишер Нәваи – Көнчыгышның күренекле шагыйре һәм эшлекле кешесе” дигән темага фәнни конференция үтте.

Конференцияне университетның Кырымтатар теле һәм әдәбияты кафедрасы оештырды һәм үткәрде. Бу конференция депортация елларында Урта Азия республикаларында яшәп Көнчыгыш мәдәниятен җанына сеңдергән кырымтатар зыялыларыннан һәм галимнәреннән шул халыкның бөек улы Галишер Нәваига зур ихтирам һәм искә алу йөзеннән үткәрелде.