“Чишмә”без корымасын өчен

“Чишмә”без корымасын өчен

(Ульяновски, 9 февраль, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Мәгълүм булганча, 2003 елның августында, Мәскәү кушуы буенча, татар күпләп яшәгән барлык төбәкләрдә дә радио һәм телевизион тапшырулар кыскартылды. Ә Ульяновскида татар-чуаш телевизион тапшырулары, өстәвенә, кичке вакыттан иртәнге 11 сәгать 20 минутка күчерелгән иде. Ниһаять, февральнең икесендә “Чишмә” телевизион тапшыруы яңадан 16 сәгать 40 минутта чыга башлады.

Узган гасыр ахырында Мәскәү тарафларыннан искән җылы җилләр ана телендә мәгълүмат чаралары ачарга мөмкинлек тудырган иде. Нәтиҗәдә, бөтен Россия күләмендә беренче булып, Ульяновски өлкәсе татарлары “Чишмә” исемле телевизион тапшыру һәм “Өмет” газетасын чыгара башлады. 15 ел чыгып килгән “Чишмә” Ульяновски татарларының иң мөһим рухи азыгы булып хезмәт итә килде. Шунлыктан, Мәскәүнең 2003 елгы гамәле аркасында “Чишмә”нең вакыты 45 минуттан 20 гә генә калды, һәм тапшыру вакыты да кичкедән иртәнге 11 сәгать 20 минутка күчерелде. Ә бу исә аны караучылар санының кискен кимүенә китерде. Татар җәмәгатьчелеге моны бик авыр кабул итте.

Ә тапшыруның күләмен арттыру мәсьәләсендә Мәскәү каты тора. Әле монысы өчен дә җирле хакимият акчаны үзе табарга тиеш икән.