news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан паркларын һәм скверларын карап тотуга өч тапкыр күбрәк акча сарыф ителәчәк

Чыгымнар 256,5 миллион сумга кадәр артачак.

Казан паркларын һәм скверларын карап тотуга өч тапкыр күбрәк акча сарыф ителәчәк
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казан паркларын, скверларын һәм һәйкәлләрне карап тоту шәһәр бюджетына 256,5 миллион сумга төшәчәк. Дәүләт сатып алулары сайтында шундый мәгълүмат урнаштырылган.

«Эш башкаруның максатлары һәм бурычлары – халыкның ялы өчен уңайлы шартлар тудыру, агач-куакларны саклау, аларның тышкы күренешен яхшырту», - диелә техник биремдә.

Документ нигезендә, подрядчылар 123 парк, сквер һәм бакчага күзәтчелек итәргә тиеш. 76 һәйкәлне карап тоту буенча эшләр аерым графада каралган. Биредә Тукай, Ленин, Туполев, Пушкин һ.б. мәшһүр шәхесләргә куелган һәйкәлләр хакында сүз бара.

Тендер Казан шәһәренең Конкурентлы сәясәт һәм сатып алулар дирекциясе тарафыннан игълан ителгән. 2019 елда шундый ук эшләргә 87,7 миллион сум акча сарыф ителгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100