Яр Чаллы шәһәрендә билет бәясе уртача 25 процентка арткан

Яр Чаллы шәһәрендә җәмәгать транспортында йөрүнең билет бәясе 25 процентка арткан.
(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”). 1 гыйнвардан алып чаллылылар күп урынлы автобусларда йөрү өчен 12 сум түли башладылар, маршрут таксиларда – 13 сум. Моннан ары трамвайда барып кайту өчен 10 сум түләргә туры киләчәк. Айлык юл йөрү билетының да бәясе шулай ук үзгәрде һәм ул социаль дәрәҗәгә карап 300-550 сум тирәсе тора. Мәсәлән, ташламаларга ия булмаган гражданнар аны 550 сумга сатып ала алалар, студентлар – 400, ә гомум белем бирү мәктәбендә укучылар – 300 сумга.