Себер татарлары Яңа 2008 елны яңа өметләр белән күтәренке рухта каршылады

Төмән өлкәсе татар мәктәпләре һәм мәдәният учреждениеләре Яңа 2008 нче елны каршы алуга багышланган төрле бәйрәм чаралары үткәрделәр
(Төмән, 9 гыйнвар, «Татар-информ», Бибинур Сабирова.) Төмән өлкәсе татарлары Яңа елны күңелле бәйрәмнәр белән каршыладылар. Һәр мәктәптә Чыршы бәйрәмнәре гөрләп үтте, Тубыл шәһәре Себер татарлары мәдәният үзәге (җитәкчесе Сәфиулла Ильясов), Төмән шәһәре Мәдәният үзәге (җитәкчесе Лилия Кәримова), өлкә Милли мәдәниятлар йортының татар бүлеге (җитәкчесе Җәмилә Рәхимова) түләүле өстәлләр корып, Кышбабай Каркызы катнашы белән җырлы-биюле ял кичәләре үткәрделәр.
Тубыл шәһәрендә төпләнгән «Мирас» төбәк иҗтимагый оешмасы милли киемнәрдә Күчем хан һәм Сүзге ханбикә тирәсендә җыелган себер татарлары төркемен тамаша кылып, шәһәр урамнарын әйләнеп чыкты.
- Себер татарларының барлыгын, аларның исән икәнлеген, борынгы нәсел тамырларыбызны саклавыбызны күрсәтер өчен чыктык урамнарга Яңа елны каршы алу өчен,- дип аңлатты бу бәйрәм чарасының максатын оешманың җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова.
Төмән районының Талымхан авылы быелгы чыршы бәйрәменә иҗади табышларын өстәде. Бәйрәм Раиф Сабиров җитәкчелегендәге Мәдәният йортында гына булып калмады. Авылның үзәк мәйданында бөтен авыл халкы өчен кайнар чәйле-коймаклы һәм карлы җанлы кышкы бәйрәм оештырылды.
Төмән шәһәренең «Этнос» балалар иҗатын үстерү үзәге татар балалары һәм башка милләт балалары өчен аерым һәм Төмән шәһәренең татар балалары күбрәк өлешен тәшкил иткән балалар бакчаларында Чыршы бәйрәмнәрен зур әзерлек белән бик күңелле итеп оештырып үткәрде.
Бу бәйрәм кичәләрендә ата-аналарның да катнашуы балалар өчен зур шатлык булды. Ата-аналар да балаларының ана телендә яттан укыган шигырьләрен, алар башкарган татар җырларын тыңлап ләззәтләнделәр.