Бәһзат АКТАШ

«Безнең өчен Казанга барып кайту – хаҗ өчен Мәккәгә барып кайтуга тиң»

Безнең өчен Казанга барып кайту – хаҗ өчен Мәккәгә барып кайтуга тиң

Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы корылтае шаулап узды. Бу вакыйгага беркем дә битараф калмады кебек. Корылтайда каралган мәсьәләләр, кабул ителгән резолюция һәм мөрәҗәгатьләр милләтебез язмышына тәэсир итми калмас, мөгаен. Анда катнашучы делегатларның кемнәр булуы, нинди өметләр белән килеп, нинди уй-фикерләр белән китүләре дә кызыклы.
Шул җәһәттән Төркия делегаты, Измир каласында гомер итүче Бәһзат Акташ белән корылган әңгәмә татар милләте тарихының әһәмиятле вакыйгасы тирәсендә барды.

Бәһзат әфәнде, Бөтендөнья татар конгрессы корылтаена нинди өметләр баглыйсыз?
Б.А.: 1997-2007 еллары арасындагы эшчәнлеккә күз салсак, Бөтендөнья татар конгрессының II корылтаена караганда III корылтай уңышлырак эш башкарды кебек. Анда алынган карарларның күбесе тормышка ашырылды. Татарлар арасында үзара элемтәләр урнаштырылды.
Ә инде IV корылтай бу үсешне тагын да арттырырга тиеш. Корылтай эшендә алынган карарлар бик әһәмиятле. Алар нигезендә киләчәгебезгә адым атыла бит. Моны алдагы көннәр күрсәтер. Мин шуны аңладым: бу корылтайга узган еллардан тагын да нәтиҗәлерәк эш күрсәтергә сәләтле кешеләр җыелган. Бу нисбәттән конгресс җитәкчеләренә зур җаваплыклар йөкләнә. Ә анда катнашучы һәрбер делегат җитәкчелекнең нинди булачагын тәгаенлый, конгресс эшенә юнәлеш бирә. Конгрессның башкарма комитетына милләтенә тугры хезмәт итәрлек шәхесләр сайлануын өмет итеп кайттым Казанга.
Төркиядә туып үскән татар буларак, дөньядагы татарларның үзләрен саклап калу юнәлешендәге хезмәтләрен ничек бәялисез?
Б.А.: Россиядә читтә яшәүче татарларның үзләрен саклап калулары, минемчә, Казанга бәйле. Без 1990 еллардагы үзгәртеп кору чорына кадәр бу көнне хыялыбызда яшәтеп, киләчәккә өмет белән үзебезне саклап калырга тырыштык. Ана Ватаныбызның тимер ишекләре безгә ябык булган елларда яшерен юллар белән Казаннан ирешкән җыр пластинкалары милли аңыбызны яшәртеп торды. Ә инде корыч диварлар җимерелеп, Татарстанга юллар ачылгач, татарлык тойгыларыбыз тагын да үсте. Безнең өчен Казанга барып кайту – хаҗ өчен Мәккәгә барып кайтуга тиң. Ә инде Ана Ватанга юллары төшмәгән миләттәшләребез Төркиядә үткәрелгән Сабан туе бәйрәмнәрен, Татарстаннан килгән җыр һәм бию коллективлары чыгышларын балаларына күрсәтеп, ата-баба мәдәнияте өчен горурлану һәм аны күз карасы кебек саклау аңын балаларына сеңдерергә омтылалар. Бу үзаң югалмаганда, татар милләтен дөньяның теләсә нинди почмагында мәңге яшәтергә була.

Сез – Төркия татарлары арасында иң яхшы татар телен белүче кешеләрнең берсе. Балаларыгызның күңелендә татар рухы сугарылган. Ике улыгыз да татар телен белеп үскәннәр. Ләкин Сезнең кебекләрнең саны әз. Күпләр бары тик тамырларында аккан канның татарныкы икәнлеген генә беләләр. Балаларыгызны милли рухта тәрбияләүне ничек булдырасыз? Чит илдә, үзгә гореф-гадәтләр арасында авыр түгелме?
Б.А.: Гаиләдә әти-әни үз чыгышларын, туган телен белә икән, ул аны, әлбәттә, баласына өйрәтергә, ул аңны сеңдертергә бурычлы. Зыялы кешеләр юкка гына: “Тарихын оныткан халык милләт булуын югалта”,- димәгәннәр.
Мин Төркиядә бер татар авылында туып үстем. Җиде яшькә кадәр татар телен, татар гореф-гадәтләрен әти-әниемнән һәм әбиләрдән өйрәндем. Ә тарихыбызны 6 сыйныфта укыганда милләтәшебез Абдулла Баттал Таймасның ул вакытта әле генә дөнья күргән “Казан төрекләре тарихы” китабыннан укып белдем. Ул төрекчә басылган бик киң мәгълүматлы китап иде. Аннан алган мәгълүматларны танышларыма, туганнарыма, дусларыма сөйли торган идем. Алар миннән тагын да күбрәк сораша башладылар. Нәтиҗәдә, аларга җавап бирер өчен тарих белән бәйле башка китаплар укый башладым, шулай итеп минем тарихи белемем арта барды. Тарихны яхшырак белгән саен, татарлык хисем куәтләнә торды. Бәлки шул сәбәпледер, мин Төркия ватандашы булсам да, үземне зур горурлану белән “Татар” дип танытам. Балаларыма, туганнарыма, таныш-белешләремә, дусларыма да моның сәбәбе гаять ачык. Мин - “төрек” түгел, мин – татар!
Гаиләдә ана телен, ата-бабалар мәдәниятен, гореф-гадәтен белеп үскән бала үз милләтенә битараф була алмый, күңелендәге кызыксыну аны барыбер тарихын өйрәнергә, үз халкы турында күбрәк белергә этәрә. Шуны онытмыйк: дөньяда иң мескен кавем – үз тарихын оныткан милләт.

Бәһзат әфәнде, Сез җәмәгатьчелек эшендә актив катнашасыз, инде берничә ел Измир шәһәрендәге Кырым татарлары оешмасын җитәклисез. Биредәге кайбер казан татарлары моны бик хуплап та бетерми. Ләкин кырым татарлары безнең өчен чит халык түгел, Сезне юкка гына сайлап куймаганнардыр, әлбәттә, моның бер сәбәбе бардыр? Бит Төркиядәге кырым татарлары да, төрекләр кебек, казан татарлары турында киң мәгълүматка ия түгел. Нинди максат белән кырым татарлары җәмгыятен җитәклисез?
Б.А.: Бу сорау да тарихка бәйле. Нигә казан татары, нигә кырым татары –сәбәбе тарихка салынган. Минем әтием ягыннан бабайларым Төркиягә Оренбург ягыннан килгәннәр, үзләрен казан татарлары дип йөрткәннәр. Миңа Казанга гына түгел, Үзбәкстан якларына кадәр барып, татарлар белән аралашырга туры килде. Алар да, Оренбург татарлары да, Казандагы татарлар кебек, бер телдә сөйләшәләр. Моның сәбәбен тарих катламыннан табарга була. Казан ханлыгы да, Кырым ханлыгы да Алтын Урда дәүләтендә урын алганнар. Ләкин ничек бүгенге вәзгыятькә килгәннәр, аны да тарих битләреннән өйрәнәбез. Билгеле булганча, Чыңгыз хан дәверендә ил патшасы үлгәч, җир биләмәләре уллары санына карап бүлгәләнгән һәм аларга мирас итеп бирелгән. Бу дөрес эш булганмы? Уйлап карарга кирәк. Ул чорда, хәзерге көндәге кебек, демократик идарә итү системасы корылган булса, дәүләтләр бүлгәләнмәс, безнең татарлар язмышы да, бәлки, башкачарак юл алган булыр иде. Менә шуның өчен мин тамырлары, мәдәнияте, теле һәм дине бер булган казан, кырым татарларын аерып карый алмыйм. Кырымлылар да - татар, без дә.
Төркиядәге кырым татарлары, казан татарларына караганда сан ягыннан шактый күбрәк булсалар да, ассимиляциягә ныграк бирешкәннәр. Казан татарларының 50 проценты үз чыгышларын белеп, татар булуларына басым ясап яшәсәләр, кырым татарларының 30 проценты гына милли тойгыларын саклап кала алганнар. Ни өчен? Чөнки тарихларын онытканнар, үзләрен “татар” яки “кырым татары” диясе урынга “кырым төрекләре” дип атаганнар. “Төрек” атамасы аларның милли кемлекләрен җуйдыруга этәргән. Нәтиҗәдә, оешмалары белән идарә итәрлек милли аңга, тарих белеменә ия булган шәхесләре дә кимегән. Измирдә якынча 5 000 татар бар. Ләкин җыелышларга, төрле мәдәни чараларга катнашучыларның саны 300гә дә тулмый. Аяныч хәл. Бу йөрәк әрнер хәлне үзгәртү өчен минем кебек фикерләгән кешеләргә ихтыяҗлары бар. Менә шунлыктан мин кырым татарлары җәмгыятенең рәисе булдым. Мин аларга чит кеше түгел. 1973 елдан бирле кырым татарлары белән аралашып, аларның җәмгыять эшләре белән кызыксынып яшәдем. Чөнки ул елларда казан татарларының җәмгыятьләре юк иде. Мин иҗтимагый хезмәттән яки кырымлылардын зыян күрмәдем. Кырымлылар арасында таныш-белешләрем артты, җәмәгатьчелек эшендә тәҗрибәм үсте. Ул тәҗрибәләрне үз милләттәшләрем өчен дә файдаланырга туры килә.

Бөтендөнья татар конгрессы тагын нәрсәләргә игътибарын күбәйтергә тиеш дип уйлыйсыз?
Б.А.: Конгрессның иң беренче вазыйфасы – татарларда милли аңны үстерү, телне, гореф-гадәтләрне саклап, милләт буларак дөньяда мәртәбәле урын алуны булдыру. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Конгресс эшчәнлеген төбәкләрдәге татар җәмгыятьләре тәшкил итә. Аларны активлаштыру, көчләрен арттыру зарур. Милли иҗтимагый оешмаларның нәтиҗәле эш башкарулары җитәкчеләренә бәйле. Шуңа күрә, татар оешмалары җитәкчеләре татар тарихын, мәдәниятен, телен, дөнья сәясәтен белүче эрудияцияле кешеләр булырга тиеш. Урыннарда татарлык аңын югары дәрәҗәдә үстерүгә көчен, вакытын, акчасын кызганмый хезмәт итүче һәм башкалардан да шуны таләп итә белүче, шулай ук милләттәшләре арасында конфликтларга юл ачтырмый торган мәртәбәле шәхесләрнең җитәкчелек постларына килүләре кирәк. Мондый җитәкчеләрне каян табарга дигән сорау туар күпләрнең зиһенендә. Аларны бары тик үзебез генә үстерә алабыз. Шуңа күрә мин балаларыбызны мәркәзебез Казанда укытырга кирәк, дип саныйм. Татарстан дәүләте аларны кабул итеп, тулай торак һәм стипендия белән тәэмин итсә, әти-әниләрнең берсе дә каршы килмәс. Балаларыбыз татарчаны камил белеп, татар рухын сеңдереп төбәкләренә кире кайтырлар. Бу - читтәге татарларның да үзара аралашуларына бер этәргеч булыр, җәмгыять эшчәнлегенә катнашырга теләүчеләрнең саны артыр, дип уйлыйм.
Тагын бер әһәмиятле тема – кунакка йөрешү. Ел саен 5-6 татар гаиләсенең Төркиягә килеп, татар гаиләләрендә кунакта булынуларын оештырырга кирәк. Төркиядәге татар гаиләләре дә Татарстанга барып татар гаиләләренә кунакка төшсеннәр. Мондый аралашу системасы хәтта кыз алу, малай өйләндерү кебек туганлашуга да китерер. Берберебезнең гадәтләрен өйрәнүгә, уртак кызыксыну аланнары булдыруга хезмәт иткән форсаттан файдалану зарур. Бу рәвешле элемтәләр даими җылы тотылыр, милләтебез проблемаларын хәл итүгә яраклы карарлар алыныр, кешеләрдә кызыксыну уяныр. Без - аларны, алар безне якыннанрак танырлар. Бит татар халкында кунакка йөрешү, кунак чакыру иң күркәм гадәтләребездән санала. Монда инде онытылып бара торган гореф-гадәтләребезне яңадан торгызып җибәрергә мөмкинлекләр ачыла. Моның мисалы да бар. Без берничә ел гаиләчә Анталия шәһәрендә яшәп алдык. Мин анда ювелир кибете эшләттем. Кибетемнең ишгалдында һәрвакыт татарча җырлар яңгырый иде. Әнә шул таныш моңны ишетеп, җәйге ялын Анталиядә уздырырга килгән милләттәшләр кибетебезгә кереп безнең белән танышалар иде. Алар безнең чит илдә татарлыгыбызны, телебезне юкка чыгармавыбызга һәм гаҗәпләнәләр, һәм сокланалар иде. Күбесе безнең янга ел саен килә торган булды. Казанга кайткач, алар безне үзләрендә кунак иттеләр. Менә шулай итеп, берберебезгә күрсәтелгән якты йөз, тәкъдим ителгән бер чынаяк чәй ике аеры илдә яшәүче татарларның дуслашуларына, кунакка йөрешүләренә нигез тәшкил итте.

Бәһзат әфәнде, татар конгрессының соңгы корылтае Сездә нинди тәэсирләр калдырды?
Б.А.: Бөтендөнья татар конгрессының беренче корылтае оештырылганга 15 ел булды. Бу, әлбәттә, без - татарлар өчен мөһим вакыйга. Ләкин мин 15 ел түгел, 150, 1500 ел узганлыгын теләр идем. Тарихыбыздагы кыенчылыклар яки заман шартлары 15 елның бик кыска булганлыгын күрсәтә.
Әлбәттә, соңгы биш ел эчендә башкарылган эшләр, алынган нәтиҗәләр белән Ринат әфәнде Закировның гурурланырга, мактанырга хакы бар. Соңгы елларда милләтебезне саклап калу юнәлешендә башкарылган хезмәтләрне инкар итеп булмый. Ул гамәлләр арасында Конгресс Башкарма комитеты каршында этномониторинг үзәк булдырып, милли мәсьәләләрнең чишелешен фәнни нигездә алып бару зур игътибарга лаек. Әлеге үзәк ерак төбәкләрдәге, чит илләрдәге татар галимнәренең дә әлеге эшкә игътибарын юнәлтүгә хезмәт итә бит.
Соңгы елларда халкыбызның милли традицияләре җыелмасы булган Сабан туе бәйрәменең татар яшәгән һәр төбәктә уздырылуы, аңа башка милләтләрне дә тарту янә конгрессның тырышлык нәтиҗәсе. Димәк, теләк булганда, бар нәрсәне дә булдырырга мөмкин. Бары тик арабызда бердәмлек булуы кирәк. Р.Закировның: “Бердәм булсак, барысын да тормышка ашырырбыз”, - дигән сүзләре, без - өметсез делегатларны, Конгресс җитәкчеләренең башланган гамәлләрне тагын да ныгытып, тормышка ашыра алачакларына ышаныч уятты, киләчәк өчен күңелебездә өмет чаткысы кабынуга сәбәп булды.
Ләкин секцияләрнең эшчәнлеге безне тулысынча канәгатьләндермәде. Фән, мәгариф һәм мәдәният белән бәйле утырышта милли проблемалар берәм-берәм күрсәтелсә дә, аларны чишу ысуллары турында бернинди сүз әйтелмәде. Без халкыбыз мәсьәләләрен болай да беләбез. Бүгенге катлаулы тормышта, сәяси киртәләр каршында аларны ничек хәл итәргә була – бу турыда сөйләмәс өчен җитәкчеләр авызларына, әйтерсең, су капканнар.
Чыгыш ясаучылар татар мәктәпләренең елдан- ел кими баруын ассызыкладылар, тик бу мәсьәләне хәл итү юлларын күрсәтмәделәр. Делегатлар да фикерләрен бәян итәргә ашкынып тормадылар. Минемчә, әле хәзер дә конгресс җитәкчелегенә уй-фикерләрне белдерергә соң түгел. Битараф калмаска кирәк.
Татар эшмәкәрләре белән бәйле секциядә татар теленең читләнүе йөрәкләребезне борчыган мәсьәлә булды. Анда сүз күбрәк зур ширкәтләрнең проблемаларын чишү турында барды. Әгәр “Кара алтын” банкы җитәкчесе Ринат Абдуллин игътибарны урта бизнеска юнәлтергә тырышмаган булса, кече эшмәкәрлек мәсьәләләре бөтенләй телгә алынмаган булыр иде. Ә бит милләтнең эшкуарлары өчен бу җитди вә кирәкле тема.
Татар яшьләре утырышында да ел саен кабатланган тәкъдимнәрдән башкасын бик ишетергә туры килмәде. Делегатларга чыгыш ясар өчен вакытның 5 минут кына бирелүе, күбесенә хәтта сүз дә бирелмәве уртак фикер туплауга китермәде. Аяныч хәл.
Конгресс корылтаеның татар халкына мөрәҗәгате милләттәшләребезнең кайсы төбәктә яшәвенә карамастан, кайсы тел белән сөйләшсә яки нинди мәктәптә укыса да, халкының тарихын, мәдәниятен белүне шарт итеп кушуы безне бик сөндерде.
Бөтендөнья татар конгрессының IV корылтаенда кабул ителгән Рәсәй Федерациясе Президенты В.В.Путинга, татар һәм башкорт халыкларына мөрәҗәгатьләренең төп эчтәлегендә тарихтан килгән чынбарлыкның күрсәтелүе - корылтайның иң яхшы гамәле иде, диясем килә.
Мондый зур чараны күркәм итеп оештырган, безне кунакчыл хисләр белән каршы алып, күңелебезне мәңге онытылмаслык гүзәл хатирәләр белән тутырып озаткан конгресс хезмәткәрләренә, бу мөнәсәбәттә хезмәт керткән Татарстан дәүләте һәм Казан каласы җитәкчеләренә, аның тырыш кешеләренә бик зур рәхмәтемне кулымны йөрәгемә куеп белдерәм.
Туй үпкәсез булмый, дигән борынгылар. Җитешсез якларыбызны алдан күреп, кимчелекләребезне вакытында төзәтсәк, татар халкының үсешенә бернәрсә дә киртә була алмас. Мөселманнар Мәккәгә Аллаһы Тәгалә каршындагы бурычын үтәү һәм гөнаһлардан арыну нияте белән барса, Без Казанга милли сафлыкка омтылып кайтабыз. Ана Ватаныбызда татар халкы яшәсә, татар теле гамәлдә йөрсә, “Татарстан” дигән илебез булса, чит илләрдәге милләтәшләребез үзләрен сакларлар, ватанга борылып “сәҗдә итәрләр”.


Әңгәмәне Рушания Алтай алып барды