2007 елда Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә 2,5 мең бала туган

2007 елда Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә 2,5 меңнән артык сабый дөньяга аваз салган
(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”). 2007 елда Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә 2,5 меңнән артык сабый дөньяга аваз салган. Бу – узган елдагыга караганда мең балага артыграк, дип хәбәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Республика буенча, тулаем алганда, 2006 елның демографик нәтиҗәләренә инде 2007 елның ноябрь аенда ук ирешелгән. Социологлар инануынча, демографик күрсәткеч илдәге икътисади һәм сәяси тотрыклылыкның иң төгәл индикаторларыннан берсе.