^«Яңа гасыр» Төмәнгә килеп җитте

^«Яңа гасыр» Төмәнгә килеп җитте

(Төмән, 9 гыйнвар, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмәнлеләрнең күптәнге хыялы гамәлгә ашты. Яңа ел алдыннан гына кабельле телевидение каналы Казаннан «Яңа гасыр» тапшыруларын ала башлады. Бу төмәнлеләр өчен бик кадерле Яңа ел бүләге кебек булды.

Бик күп татар гаиләләре хәзер «Яңа гасыр» программаларын карап рәхәтләнә. Казанда Яңа елны каршылау тамашалары, чит төбәкләрдән һәм башка илләрдән татар мәркәзенә килгән кунакларның котлаулары, җырлы-моңлы шоу-тамашалар татар дөньясының сулышы зәңгәр экраннар аша Себер татарларының йортларына үтеп керде.

Татар кинемотографиясенең беренче карлыгачы булып туган «Язмышлардан узмышлар юк икән» телефильмын да бик кызыксынып карый, татар кинемотографиясенең үсеп аякка басуын тели Төмән тамашачысы, татарлар турында туган телдә яңадан-яңа фильмнар көтә.