Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Рунет премиясе финалистлары унлыгына керде
Жюри Ләйлә Фазлыеваның хакимият һәм гражданнар арасында турыдан-туры диалог институтын ныгытуга зур өлеш кертүен билгеләп үтә.
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева интернет челтәренең Россия сегментын үстерүгә керткән өлеше өчен милли премиянең «Ачык коммуникацияләр» махсус номинациясендә финалист булды. Бу хакта мәгълүмат «Рунет премиясе» рәсми сайтында чыкты.
Премиянең жюри әгъзалары Ләйлә Фазлыеваның хакимият һәм гражданнар арасында турыдан-туры диалог институтын ныгытуга, коммуникацияләргә ачыклыкка, проблеманы йомып калмыйча, хәл итүгә әзерлекле булуга зур өлеш кертүен билгеләп үтәләр.
Ләйлә Фазлыева премиягә Covid-19 инфекциясе турындагы туры эфирлар белән Instagram челтәрендә һәм Казан шәһәренең 175нче гимназиясе фаҗигасеннән соң ачылган YouTube видеохостингында ата-аналар һәм мәктәп укучылары өчен туры эфирлары белән номинацияләнде. Ике мәйданчыкта да сөйләшүләрнең модераторы Ләйлә Фазлыева үзе булды.
Милли премияне тапшыру тантанасы Мәскәүдә узды. Бүләкләр 9 төп һәм 4 махсус номинациядә бирелде. Статуэткалар өчен IT-гигантлар, дәүләт, коммерция, иҗтимагый оешмалар, төрле юнәлешләрдәге стартаплар, массакүләм мәгълүмат чаралары, мәдәни һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштырган проектлар көрәште. Бәйгегә барлыгы 1097 гариза бирелгән булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз