news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камадагы зур сәнәгать предприятиесе шәһәр халкына бүләк ясаган

Шәһәр китапханәләренең 4нче филиалына керү урыны заманча яңартылган.

Түбән Камадагы зур сәнәгать предприятиесе шәһәр халкына бүләк ясаган
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Кама китапханәләренең 4нче филиалына керү урыны заманча яңартылган. Китапханәчеләр һәм шәһәр халкына бу бүләкне «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесе ясаган.

Төзекләндерү Түбән Кама шәһәр Советы депутаты, «Корабельная роща — «Түбән Кама Нефтехим» ҖЧҖ директоры Алексей Поляков ярдәме белән башкарылган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителгән.

Китапханә — микрорайонда яшәүчеләрнең яраткан урыны. Биредә китап укудан тыш, һәркем күңеленә ошаган шөгыль таба, җылы аралаша ала. Моннан тыш, китапханә хезмәткәрләре халыкның ялын күңелле оештыруга да зур әһәмият бирә: төрле әдәби кичәләр, очрашулар, бәйгеләр оештыра. Бирегә өлкәннәр дә, балалар да бик теләп йөри.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100