news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Габделганиев: Ел дәвамында намаз уку бүлмәләренә кагылышлы бер шелтә дә булмады

«Намаз уку бүлмәсе ачу — бер әйбер, аларны тәртиптә тоту — икенче эш», — диде Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе.

Фәрит Габделганиев: Ел дәвамында намаз уку бүлмәләренә кагылышлы бер шелтә дә булмады
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев бер ел эчендә Казанның сәүдә үзәкләрендәге намаз уку бүлмәләреннән беркемнең дә зарланмавын әйтте.

«Бүген җиденче намаз уку бүлмәсе ачылды. Җиде — матур сан. Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенә моның белән генә туктап калмауларын телим. Татарстан территориясе зур. Әйтергә кирәк, ел дәвамында мондый намаз уку бүлмәләренә кагылышлы бер шелтә дә булмады», — диде ул бүген Казандагы «Горки Парк» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылышында.

Аның сүзләренчә, намаз уку бүлмәләрен тәртиптә саклау да — зур эш. «Бу да зур әйбер. Ачу — бер эш, карап тору, тәртип, чисталыкны саклау — икенче. Диния нәзарәтенә, Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенә, сәүдә үзәкләренең җитәкчелегенә зур рәхмәтемне әйтәм», — диде Фәрит Габделганиев.

Киләчәктә намаз уку бүлмәләрен республиканың барлык хастаханәләрендә һәм уку йортларында ачарга ниятлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100