news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутатлар үз бизнесын оештырырга җыенучы хатын-кызлар өчен кайнар элемтә уздыра

Шалтыратулар 10 декабрьдә 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»).ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» депутатлар берләшмәсе хатын-кызларның үзмәшгульлеген һәм эшкуарлык эшчәнлеген үстерү мәсьәләләре буенча кайнар элемтә уздырачак. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Депутатлар хатын-кыз эшмәкәрләрнең һәм үз бизнесын оештырырга җыенучыларның сорауларына җавап бирәчәк. Хатын-кызларларның эшкуарлык эшчәнлегенә һәм үзмәшгульлегенә ярдәм итүне төп бурыч итеп куйган кайнар телефон линиясе үз эшен җомга көнне, 10 декабрьдә, башлап җибәрәчәк», — диделәр ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәтендә.

«Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясе республика халкы белән элемтәнең мөһим инструментына әверелде. Әлеге акция кысаларында кергән йөзләгән шалтырату гаилә-көнкүрештә көч куллану, көндәлек тормышта иминлек сакланмау һәм конфликтлар, хатын-кыз сәламәтлеге, хезмәт хокукларын саклау, белем бирү учреждениеләренә балаларны урнаштыру, пандемия чорында социаль ярдәм, мәктәп туклануын оештыру мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итте.

Кайнар линия телефоны — 238-10-00, шалтыратулар 10 декабрьдә 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100