news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда җәмәгать транспортында билет бәясе кыйммәтләнә

Транспортчылар акча белән түләгән очракта бәяне 35 сумга кадәр, ә карта белән түләгәндә 30 сумга кадәр күтәрергә тәкъдим иткән, тик ул өлешчә генә канәгатьләндерелде.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Чаллы шәһәрендә 2022 елның 1 гыйнварыннан җәмәгать транспортында йөрү бәясе кыйммәтләнә. Ике сумга күбрәк түләргә туры киләчәк, ягъни 25 сум урынына 27 сум. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә. 

Юл бәясен арттыруга гаризаны шәһәрнең транспорт компанияләре вәкилләре исеменнән Чаллы башкарма комитеты бирде. Әмма ул өлешчә генә канәгатьләндерелде. Транспортчылар акча белән түләгән очракта бәяне 35 сумга кадәр, ә карта белән түләгәндә 30 сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итте.  

Йөртүчеләр өчен файда турында сүз бармый, диде «Пассажирские перевозки» ҖЧҖ генераль директоры Николай Тятюшкин. 

«Безгә машиналарны карап тотарга акча кирәк. Бездә транспорт өчен нигездә кулланыла торган дизель ягулыгы 5 сумга кыйммәтләнде, хәзер ул 53 сумга якын тора», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100