Азнакайда физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә торак алу өчен сертификат тапшырдылар

«Бердәм Россия» партиясенең Азнакай бүлегендә 20 еллык уңаеннан чаралар дәвам итә.

(Азнакай, 8 декабрь, «Татар-информ», «Маяк»). «Бердәм Россия» партиясенең Азнакай бүлегендә 20 еллык уңаеннан чаралар дәвам итә. Районда яшәүче физик мөмкинлеге чикле 5 кешегә торак алуга акча сертификатлары бирелде.

Фатир хуҗаларына сертификатларны тантаналы шартларда район башлыгы Марсель Шәйдуллин тапшырды.