news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш сөт комбинаты сәламәтлекләре чикле хезмәткәрләренә эремчек таратты

Комбинатта һәр квартал саен алдынгы эшчеләрнең хезмәтен бәяләү матур гадәткә керде.

(Актаныш, 8 декабрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Ләйсән Газизова). Актаныш сөт комбинаты сәнәгать өлкәсендә эшләүчеләрне игътибарсыз калдырмый. Комбинатта һәр квартал саен алдынгы эшчеләрнең хезмәтен бәяләү матур гадәткә керде. Оешма Инвалидлар ункөнлеге кысаларында да хәйрия гамәленнән читтә калмады оешма.

Комбинатта хезмәт куючы сәламәтлекләре какшаганнарга матди ярдәм итеп 3,5 килограмм эремчек тапшырылды.

Лаеклы ялдагы өлкәннәр дә онытылмады. Бар гомерләрен комбинат белән бәйләп, алны-ялны белми эшләгән апа-абыйлар комбинат җитәкчелеге итергән күчтәнәчләрне хөрмәт һәм кайгырту билгесе итеп кабул итте. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100