news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчнең бер авылында үзара салым акчасына янгын сүндерү машинасы сатып алганнар

Питрәч районында үзара салым кертү буенча референдум уза.

Питрәчнең бер авылында үзара салым акчасына янгын сүндерү машинасы сатып алганнар
pestrecy-rt.ru

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», «Алга»). Питрәч районының Татар Казысы авылында яшәүчеләр үзара салым акчасына янгын сүндерү машинасы сатып алган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Алар үзара салым программасы буенча җыелган беренче акчаны авылның ике ягын тоташтыручы күпер төзүгә тоткан. Алдагы елларда алар шулай ук хуплап тавыш бирделәр, авыл юлының һәр метрын яңарттылар, ике су башнясы территориясен төзекләндерделәр.

Бүген, 8 декабрьдә Питрәч авыл җирлегендә үзара салым кертү буенча референдум узачак. Быел халык үзара салым җыюны хуплап тавыш бирсә, җыелган акчаны район үзәгендә тротуарлар, Олан Иле авылында яңа балалар мәйданчыгы төзүгә һәм чишмәне төзекләндерүгә тотачаклар. Шиһазда авылы зиратына кадәр юл яңартылачак.

Сайлау көнендә, гадәттәгечә, 5 сайлау участогы эшләячәк: «Питрәч-Арена» боз сараенда, беренче һәм икенче мәктәп биналарында, район мәдәният йортында һәм «Батыр» мәдәният-спорт комплексында 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр тавыш бирергә була.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100