Меңләгән кеше сукбайларга ярдәм йөзеннән урамда төн үткәргән

The World 's Big Sleep Out акциясенә кушылып, урамда йоклаган кешеләр шул рәвешле сукбайларга ярдәм итү өчен акча җыярга ниятли.
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Бу төндә бөтен дөнья буенча меңләгән кеше The World 's Big Sleep Out акциясенә кушылып, урамда йоклаган. Шул рәвешле алар сукбайларга ярдәм итү өчен акча җыярга ниятли. Бу хакта «Би-би-си» хәбәренә сылтама белән INTERFAX хәбәр итә.Оештыручылар бәяләвенчә, акциядә 50 меңгә якын кеше катнашырга тиеш булган. Британия халкы Лондон, Эдинбург һәм Кардифф урамнарында төн кунган, мондый чаралар шулай ук Нью-Йоркта, Брисбенда, Дублинда һәм башка шәһәрләрдә планлаштырылган.Активистлар әлеге акция ярдәмендә сукбайларга ярдәм итү өчен 38 миллион фунт стерлинг (50 миллион доллар) җыярга өметләнә.«Би-би-си» акциядә танылган шәхесләр дә катнашты, дип хәбәр итә. Актриса Хелен Миррен йоклар алдыннан Лондондагы Трафальгар мәйданында әкият укыган, шул ук вакытта Шотландиянең Travis рок-төркеме үз композицияләрен тәкъдим иткән.World's Big Sleep Out оештыручысы - Джош Литтлджон. Оешма сайтында әлеге акциянең максаты акча җыю гына түгел, ә сәяси лидерларның игътибарын сукбайлар һәм качаклар проблемасына җәлеп итү дә булганлыгы әйтелгән.