news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим районында үзара салым буенча иң югары кертем җыела

Районда яшәүчеләргә үзара салым кысаларында берәр мең сум акча җыярга тәкъдим итәләр.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Мөслим районында гражданнарга үзара салым кысаларында берәр мең сум акча җыярга тәкъдим итәләр. Бу хакта «Республика Татарстан» газетасы яза.

Бу республикада иң зур суммаларның берсе. Республика буенча уртача кертем суммасы 300 сум тәшкил итә. Акча район өчен иң актуаль мәсьәләләрне — территорияләрне төзекләндерү, янгын куркынычсызлыгы чараларын тәэмин итү, спорт һәм мәдәни чаралар оештыру, зиратларны карап тоту, хуҗасыз хайваннарны аулау һәм тәрбияләү буенча чаралар һәм башка мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтеләчәк.

  • Җирле үзидарәне оештыру турындагы федераль закон нигезендә, үзара салым — җирле әһәмияттәге конкрет мәсьәләләрне хәл итү өчен гражданнарның бер тапкыр түләү чарасы. Кешеләрдән җыелган һәр сумга Татарстан бюджеты 4 сум өсти. Шулай итеп, Мөслим районы кешеләре биргән һәр мең сум, нәтиҗәдә, биш мең сумга әйләнәчәк. Сүз уңаенда, үзара салым системасы совет чорында ук эшләде һәм ул хәтта көнбатыш илләрдә дә уңышлы кулланыла.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100