news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаешта үзара салым буенча референдумда 9,3 процент сайлаучы алдан тавыш бирде

Бүген республиканың 14 районының 15 авыл җирлеге территориясендә үзара салым мәсьәләләре буенча җирле референдумнар уза.

Лаешта үзара салым буенча референдумда 9,3 процент сайлаучы алдан тавыш бирде
Владимир Васильев

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Лаеш шәһәрендә үзара салым мәсьәләләре буенча үткәрелә торган референдумда 9,3 процент сайлаучы вакытыннан алда тавыш бирде. Бу хакта «Татар-информ»га Лаеш районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Елена Сюнина сөйләде.

«Бүген, 8 декабрь көнне, безнең Лаеш шәһәрендә гражданнарның үзара салым мәсьәләләре буенча җирле референдум уза. Сайлау участоклары тавыш бирүне үткәрүгә әзер, кирәкле технологик җиһазлар белән җиһазландырылды. Сайлау процессы гамәлдәге сайлау законнары нигезендә оештырылды», - дип хәбәр итте ул.

Ул шулай ук закон нигезендә территориаль сайлау комиссияләрендә һәм участок сайлау комиссияләрендә тавыш бирү көнендә яшәү урыны буенча булмаган һәм үз сайлау участогына килә алмаган сайлаучылар өчен алдан тавыш бирү оештырылганлыгын да өстәп әйтте.

«Вакытыннан алда тавыш биргән сайлаучылар 9,3 процент тәшкил итә. Болар — өзлексез производство циклы булган предприятиеләрдә: «Казан» халыкара аэропорты, Казан май комбинаты, Казан май экстракциясе заводы, Республика клиник хастаханәсе һәм Республика балалар клиник хастаханәсендә эшләүчеләр. Бүгенге референдумда 7 меңнән артык сайлаучы көтелә», - диде Сюнина. Ул закон нигезендә вакытыннан алда тавыш бирергә хокукы булган сайлаучылар санының саны яки процент нормалары билгеләнмәгәнлеген әйтте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100