Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗедә каз өмәсендә йолаларны искә төшергәннәр
Казларны йолкыгач, Бима елгасына алып төшеп юганнар.
(Әгерҗе, 8 декабрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Әгерҗенең Иске Эсләк авылында каз өмәсен матур итеп уздырганнарэ Авыл уңганнары милли киемнәр киеп казларны елгага алып төшү йоласын да яңарткан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Иске Эсләк авылында яшәүче Разия Тимеркәева быел 50 баш каз үстергән. Авылдашлары Резидә Шәйхлисламова, Гөлия Җәлилова, Рәйсә Әхмәдишина, Миләүшә Ханова, Разия апа үзе һәм башка ханымнар өч көн өмә иткәннәр.
Аннан аш-су остасы Разия апа әзерләгән табын артында борынгы йолаларны искә төшереп күңелле итеп чәй эчкәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз