Чүпрәле районы халкы өч авылны төзекләндерү өчен актив тавыш бирә

Участоклар Иске Элмәле, Яңа Чүпрәле һәм Иске Чүпрәле авылларында эшли.
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Иске Чүпрәле авыл җирлеге территориясендә үзара салым буенча референдум уза. Иртәнге җидедә дүрт сайлау участогы ишекләре ачылды. Алар кичке сигез сәгатькә кадәр эшләячәк. Бу хакта «Туган як» газетасы яза. Участоклар Иске Элмәле, Яңа Чүпрәле һәм Иске Чүпрәле авылларында эшли. Җирлектә киләсе елга үзара салым суммасы 300 сум тәшкил итә. Иске Чүпрәле авыл җирлегендә 3908 кеше тавыш бирергә хокуклы. Авыл халкы, программаның мөһимлеген аңлап, иртәдән үк активлык күрсәтә, участокларга алар гаиләләре белән килә. Дилбәр һәм Азат Хуҗиевлар авыл халкы өчен бар да эшләнә, диделәр. Алар элек юллар буйлап җәяү дә үтеп булмый иде, дип сөйләделәр. «Машиналарны урам читендә калдырырга туры килде. Хәзер нәтиҗә күренеп тора. Яз да, көз дә һәркем үз машинасында җиңел генә йөри. Юллар гына түгел, бөтен җирдә дә үзгәрешләр сизелә», – дип сөйләде авыл халкы. «Чиста су» программасы да халык күңеленә хуш килде.