Биектау районында үзара салым акчасына чүп-чар өчен мәйданчыклар төзекләндереләчәк

Биектау районы референдумында тавыш бирүчеләр өчен артистлар концерт оештырды.
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Красносельский авыл җирлегендә үзара салым буенча референдум көне чын бәйрәмгә әверелде. Сайлау участокларының берсенә килгән халык тавыш биреп кенә калмыйча, концерт та карый алды. Алар өчен биредә иҗат коллективлары һәм Үзәк мәдәният йорты артистлары чыгыш ясады. Бу хакта «Биектау хәбәрләре» газетасы яза. Киләсе елда үзара салым программасы буенча Красносельский авыл җирлегендә юлларны төзекләндерү, чүп-чар өчен мәйданчыклар булдыру, Урманчы бистәсендә скважина бурау һәм башка эшләр планлаштырыла. Авыл халкы бүген бу эшләр башкарылу-башкарылмауны хәл итә. Элегрәк референдумнар Татарстанның 21 районында 17 һәм 24 ноябрьдә, шулай ук 1 декабрьдә узды. Ул көннәрдә Биектау һәм Бөреле авыл җирлекләрендә яшәүчеләр тавыш бирде инде. 8 декабрьдә үзара салым буенча тавыш бирү республиканың тагын 14 районында уза.