news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач бистәсендә 2020 елда халыктан үзара салым җыю мәсьәләсе буенча тавыш бирү бара

Барлык сайлау участокларында да эш тиешле дәрәҗәдә оештырылган, халык бердәм булып тавыш бирә.

Балтач бистәсендә 2020 елда халыктан үзара салым җыю мәсьәләсе буенча тавыш бирү бара
Гөлзидә Газизуллина

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Балтач бистәсендә 2020 елда халыктан үзара салым җыю мәсьәләләре буенча тавыш бирү бара. Барлыгы 5 тавыш бирү участогы эшли. Җирле халкы әкренләп килә тора, тавыш бирә. Бу хакта "Хезмәт" басмасы хәбәр итә.

Мәсәлән, 1090нчы сайлау участогында Камил Шамилов һәм ирле-хатынлы Наталья һәм Сәвил Галиевлар беренче булып тавыш бирделәр.

Барлык сайлау участокларында да эш тиешле дәрәҗәдә оештырылган, халык бердәм булып тавыш бирә.

Балтачта үзара салым акчасының ярдәме бик зур дип әйтергә кирәк. Балтач шәһәр җирлегендә үзара салым акчаларына нәтиҗәле, күләмле эшләр башкарылып килде. Референдумның максатчан оештырылуын халык та дөрес аңлап кабул итә, кирәклеген таный башлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100