news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә иң яхшы волонтерларны бүләкләделәр

Тантаналы чарада шулай ук волонтерлар хәрәкәте активистларын, аларның остазларын да бүләкләделәр.

Бөгелмәдә иң яхшы волонтерларны бүләкләделәр
bugulma.tatar.ru

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Бөгелмәнең Яшьләр сараенда Россиядә волонтер көнен бәйрәм итүгә һәм «Ел волонтеры — 2019» муниципаль конкурсына йомгак ясауга багышланган тантаналы чара узды. Бу турыда Бөгелмә муниципаль районы сайтында хәбәр ителә.

Юлия Мельникова («14нче Прогимназия» мәгариф учреждениесенең өстәмә белем бирү педагогы), Марина Черепанова («ДоброДом» волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе), Полина Кулагина (Бөгелмә муниципаль районы иреклеләр үсеше координацион үзәге җитәкчесе урынбасары) Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатларын Татьяна Кондаковага (Бөгелмә аграр көллияте студенты), Дмитрий Ракитинга (Бөгелмә машина төзелеше техникумы студенты), Айнур Гыйззәтуллинга (Бөгелмә машина төзелеше техникумы студенты) тапшырдылар.

Тантаналы чарада шулай ук волонтерлар хәрәкәте активистларын, аларның остазларын, үзләрен яхшы яктан күрсәткән волонтерларның, спорт сөючеләрнең әти-әниләрен, яшь гвардиячеләрне, «Форпост» ГЦ хезмәткәрләрен, ЦЭТВга тоташтыру волонтерларын бүләкләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100