news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга районында үзара салым буенча референдум уза

Үз җирлеген төзекләндерүгә һәркем үз өлешен кертә.

Алабуга районында үзара салым буенча референдум уза
"Яңа Кама" басмасы

(Алабуга, 8 декабрь, «Татар-информ», «Яңа Кама»). Үзара салым программасы халыкка үз авылларындагы кайсы проблемалар беренче чиратта хәл ителергә тиешлеген үзләре хәл итү мөмкинлеген бирә. Шуңа күрә авыл халкы референдумнарда актив катнаша.

Хәзерге вакытта Танайка авыл җирлегендә 3 473 кеше яши. Быел биредә яшәүчеләр – 250, инвалидлар һәм студентлар 100әр сум акча җыйды. Беренче чиратта авыл халкын юлларны ремонтлау мәсьәләсе борчый, шуңа күрә бу акчага һәм 2019 елда Татарстан Республикасы бюджеты хисабына Танайка авылында Утрау урамына вак таш җәю; Колосовка авылында Үзәк урамның бер өлешенә вак таш җәю; Хлыстово авылының Яр буе урамында һәм Танайка авылының Үзәк урамында (Тау микрорайоны) юл чокырларын ремонтлау эшләре башкарылды.

Барлыгы 465 тонна вак таш алынды. Моннан тыш, Үзәк урамдагы юлның (470 метр) асфальт катламын эшләүдә «Татнефтепроводстрой» матди ярдәм күрсәтте.

2020 елда шундый ук сумманы (бер кешедән 250 сум) җыярга планлаштыралар. Юлларны төзекләндерү эше дәвам итәчәк. Гражданнар карары буенча авыл җыенында үзара салым акчасына Танайка авылындагы Көнчыгыш, Кыр урамнары һәм Үзәк тыкрык юлларына вак таш җәю планлаштырыла.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100