Фәрит Мөхәммәтшин Мактау грамотасына лаек булды

Бүләкне РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич тапшырды.
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күпьеллык намуслы хезмәте һәм Идел буе федераль округы территориясендә закон чыгару эшчәнлегенә сизелерлек өлеш керткәне өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Бу хакта Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.Фәрит Мөхәммәтшинга әлеге бүләкне Уфада узган Идел буе федераль округындагы Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич тапшырды.