Кайбыч районында физик яктан мөмкинлекләре чикле булучылар өчен төрле чаралар оештырыла

Кайбыч районында 1520 инвалид яши, шуларның 51е – балалар.
(Казан, 8 декабрь, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Ләйсән Саттарова). Кайбыч районында 1520 инвалид яши, шуларның 51е – балалар. Федоровское авылындагы Картлар һәм инвалидлар интернат-⁠йортында яшәүчеләрнең 19ы – физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, дип яза "Кайбыч таңнары"Алар үзләрен башкалардан ким хис итмәсен өчен инвалидлар яшәгән мохитнең уңайлы булуы мөһим. Редакциябез урнашкан район электр элемтәсе узелы бинасына керүчеләрнең ишек төбендәге чакыру төймәсенә игътибар иткәне бардыр, мөгаен. Аны әлеге бинада хезмәт күрсәтүче нотариус Ирек Гафуров урнаштырган.– Бөтен кеше дә икенче катка мөстәкыйль рәвештә менә алмый бит. Арада инвалид коляскасында гына хәрәкәтләнүчеләр дә бар. Алар, ишек төбенә кадәр килеп, чакыру төймәсенә басалар. Яннарына төшеп, консультация бирәм, – диде Ирек Гафуров.– Клиентлар арасында күзләре күрмәүчеләр дә булырга мөмкин. Андыйлар өчен Брайльчә язылган элмә такта куйдырдым. Анда эш көннәре һәм сәгатьләре язылган. Ункөнлек кысаларында физик яктан мөмкинлекләре чик­ле булучылар өчен төрле чаралар оештырыла. Күп функцияле үзәкләрдә һәм китап­ханәләрдә рәсем конкурслары, күргәзмәләр, тематик кичәләр үткәрелә. Мәктәпләрдә төрле акция­ләр, иҗади эшләр бәйгеләре, класс сәгатьләре, тренинглар үтә.Олы Кайбыч мәдәният йортының иҗат коллективы 9 декабрьдә 14.00 сәгатьтә драматург Хәй Вахитның “Ике килен-килендәш” спектак­лен сәхнәләштерә. Галия Кайбицкая исемендәге музейда ачык ишекләр көне һәм мәктәп укучыларының күрү буенча инвалид Вәсилә Сәлахиева белән очрашуы көтелә. “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәгендә инвалид балалар һәм аларның әти-әни­ләре өчен иҗади очрашу үткәрелә. Физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен төрле газета-журналларга подписка менә дигән бүләк булачак!Бүген иртәнге сәгать унда җәмәгатьчелек үзәгенең актлар залында инвалидларга хокукый ярдәм күрсәтәләр. Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында да җылы очрашулар уза. “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексында инвалид­лар спорт белән дус булуларын да күрсәтәчәк әле. Үзәк китапханә хезмәткәрләре ел әйләнәсе, инвалидларның өйләренә барып, алар белән бергәләп газета-журналлар укыйлар. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр зарланырга өйрәнмәгән, алар авыруларын җиңеп, көчле рухлы булып яши. Без аларга игътибарлырак булсак иде. Хәлләрен белешик, авыруларын җиңеләйтик. Ә мөмкинлекләр чикләнмәгән ул. Инвалидлар шуны раслап яши.