Чистай, Нурлат районнарында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләсе турында әлеге муниципаль районнар башлыклары фикер уртаклашты

Казанда җирле үзидарә органнарында коррупцион чагылышларны профилактикалауга багышланган матбугат конференциясе уздырылды

 (Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген, 9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы җирле үзидарә органнарында коррупцион чагылышларны профилактикалауга багышланган матбугат конференциясе уздырды. Очрашуда ТР Президентының Коррупциягә каршы тору сәясәте идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров катнашты.

Бүген коррупцион чагылышлар турында сүз йөрткәндә, муниципаль дәрәҗәдә проблемаларның күп булуын танырга мәҗбүрбез, дип башлады сүзен Алексей Панкратов. Аның фикеренчә, республиканың министрлыклары, ведомстволарында кешеләр белән турыдан-туры аралашу азрак булса, муниципаль хакимият халыкка иң якыны һәм аңа хуҗалык мәсьәләләрен бик еш хәл итәргә туры килә. Димәк, анда эшләүчеләр вәсвәсәләр белән ешрак очраша. Шул ук вакытта спикер муниципаль дәрәҗәдә ришвәтчелеккә юл куя торган факторларны киметү һәм булдырмау юнәлешендә зур эш алып барылуын ассызыклады.

Равил Кузюров Нурлат районында коррупция дәрәҗәсен киметү, аның барлыкка килү сәбәпләрен бетерү буенча эш “2015-2020 елларда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” муниципаль программасы кысаларында башкарылуын искәртеп, әлеге программа бу юнәлештә булган проблемаларга каршы системалы рәвештә көрәшергә ярдәм итә, дип ассызыклады. “Күп кенә хокук бозулар белемсезлек нәтиҗәсендә килеп чыга. Шуңа әлеге программа муниципаль хезмәткәрләрне үз-үзләрен дөрес тоту кагыйдәләренә, шулай ук даими рәвештә үзгәреп торган бюджет регламентына өйрәтүне күз уңында тота”, – дип сөйләде Нурлат башлыгы. Аның сүзләренчә, моннан тыш, районда кабул ителә торган норматив-хокукый актлар проектларына коррупцион чагылышларны ачыклау һәм булдырмауга юнәлтелгән экспертиза үткәрелә.
“Бу эшне алып барганда, без коррупциягә каршы көрәшнең заманча трендка әверелүен телибез. Муниципаль хезмәткәрләр ришвәтчелеккә юл куймый икән, бу алар тарафыннан кемдер кушкан өчен генә түгел, ә эшләренә җаваплы карау нәтиҗәсендә, йөрәк кушуы буенча эшләнсен иде”, – дигән теләктә Равил Кузюров.

Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов исә коррупциягә каршы көрәш юнәлешендә муниципаль органнарның иҗтимагый оешмалар белән актив хезмәттәшлек итүенә игътибарны юнәлтеп, районда иҗтимагый совет эшләп килүе турында әйтте. Халыкның төрле катлам вәкилләреннән оешкан бу совет шактый нәтиҗәле эшли, аның әгъзалары айга бер тапкыр җыелып, бюджет учреждениеләрен, әйтик, ата-аналар комитеты белән берлектә, балалар бакчаларын, мәктәпләрне йөреп чыга. Коррупцион чагылыш дип саналырга мөмкин моментлар килеп чыкканда, үзара фикер алышып, әлеге очракны районның коррупциягә каршы тору буенча комиссиясенә карауга чыгара. Чистай районы башлыгы шунысына да игътибар юнәлтте: әлеге иҗтимагый совет эшчәнлегенә районда гамәлдә булган 8 территориаль иҗтимагый үзидарә (ТОС) дә актив кушылган. “Территориаль иҗтимагый үзидарәләр – халык белән турыдан-туры аралашуның бер юлы, чөнки кешеләр аларга килеп, проблемаларын, шул исәптән ришвәтчелеккә бәйлеләрен, сөйли. Үз чиратында, ТИҮләр бу мәгълүматны безгә җиткерә”, – диде Дмитрий Иванов.

Ул Татарстанның Социаль-икътисади мониторинг комиссиясе үткәргән социологик сораштыру нәтиҗәләренә тукталып, 2012 елда Чистай районында cораштырылган халыкның 30 проценты коррупцион килешүләргә җәлеп ителгәнлеге турында әйткән булса, быел әлеге сан нибары 5 процент тәшкил итә. “Шул рәвешле, соңгы елларда бу мәсьәләдә билгеле бер кимү тенденциясе күзәтелә, бу безне бик сөендерә. Чөнки кешеләрнең ышанычы муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләренең намуслылыгына бәйле”, – дип ассызыклады Чистай районы хакимияте башлыгы.